Йомгаклау

Кереш

Без, дүртенче Берләшкән милләтләр оешмасы моделенда катнашучылар, беләбез. Бәлкем, күпләребез безнең Татарстан республикасыннан читтә укыйдыр. Әйе, күпләребез киләчәге турында уйлап, читкәрәк киткән. Һәммәбез белә, без шулай итеп алдагы тормышыбзны төзибез. Телләр өйрәнәбез. Уйлап карасак, безгә нинди телдә сөләшергә кирәк тә, ниндине өйрәнергә. Бу турыда бик күп уйланабыз. Мәсәлән, инглиз телен сүз дә әйтми өйрәнәбез. Ә бәлкем, безгә китай теле кирәктер. Ә ни өчен кирәкмәсен? Ул бүгенге көндә үсә, беренче урында бара.

Иң куп таралган булып санала. Хәтта бик күп кешеләр аны өйрәнер өчен, бөтен проблемаларын онытып Китайга китә. Ә рус теленә килгәндә ул безнең барыбыз өчен дә кирәк. Үсеп уку йортларына киткәндә дә эшкә урнашкач та без аны кулланабыз (имтиханнарыбыз да, шулай ук, рус телендә). Ә үзебезнең туган телебез турында уйлаучылар, аны саклап калырга теләүчеләр бармы? Татар теле безнең тормышыбызда нинди урын алып тора?

Телләр турында

(Аңлатмасы һәм функциясы)

Кешеләр тормыш алып бару өчен матди һәм рухи яктан үзара аралашып яшиләр, ягъни төрле багланышларга, мәнәсәбәтләргә керәләр. Бу мәнәсәбәтләрне, икенче төрле, иҗтимагый мәнәсәбәтләр дип йөртәләр.

Иҗтимагый мөнәсәбәтләр кешеләрнең үзара аралашулары аркылы тормышка ашырыла. Аралашу исә үзара аңлашу, фикер алышу дигән сүз. Фикер тел белән аерылгысыз бәйләнештә яши: фикерләүдән башка- тел, телдән башка фикерләү була алмый; фикер алышу, аңлашу тел ярдәмендә алып барыла. Димәк, тел ул- кешелек җәмгыятендә аралашу, фикер алышу коралы, шуңа күрә ул иҗтимагый күренеш булып исәпләнә.

Үзара аралашу коралы булган телдән башка җәмгыять оеша да, үсә дә алмый.

Кешелекнең аерым бер буыны үзе ирешкән тәҗрибә белән генә яшәми, меңәрләгән еллар дәвамында тупланган тәҗрибәләрдән файдалана. Бер буынның үткән буыннардан һәм үз тормышыннан алган тәҗрибәсе, кешенең фикере булып, башына сеңеп кала һәм тел аркылы чордашларына, балаларга, киләчәк буыннарга тапшырыла. Димәк, телнең кешеләр арасында аралашу коралы булуы аның буыннар арасында да аралашу чарасы булуына китерә. Шулай итеп, тел, иҗтимагый күренеш буларак, җәмгыятьне җәмгыять итеп саклый һәм аны үстерүдә дә катнаша.

Тел җәмгыятьтә кешеләрнең бергәләп хезмәт итүләре барышында үзара фикер алышу ихтыяҗыннан туган: ул- җәмгыять үсеше белән бәйле рәвештә үзгәрә, үсә, камилләшә бара.

Телдәге теләсә нинди үзгәреш үсеш булмый. Аның аралашу коралы булу вазифасын үтәүгә ныграк яраклаша баруы гына чын үсеш итеп карала.

Тел үсешен шартлы рәвештә икегә бүлеп карыйлар: функциональ һәм стрктур үсеш. Функциональ үсеш теленең кулланылуын арту, функцияләре киңәю дигән сүз. Структур үсеш дип телнең фонетик, лексик, грамматик һәм стилистик төзелеше шомара, камилләшә баруга әйтәләр.

Тел сөйләмә һәм язма рәвештә кеше тарафыннан тормышның төрле өлкәләрендә һәрвакыт кулланылып торса гына, аны функциональ яктан үскән тел диләр һәм шундый тел генә структур яктан үсә, шомара ала. Тел кулланылып кына үсә, кулланудан туктаган тел - үле тел булып санала.

Вакытлар үтү белән, төрле әйберләр, мөнәсәбәтләр, төшенчәләр искерә, кулланылыштан төшеп кала яки бераз үзгәрә. Нәтиҗәдә аларны атаучы сүзләр әкренләп онытыла һәм башка сүзләр белән алышына. Мәсәлән элеккеге чорларда батырны алып дип йөрткәннәр.

Бер тел дә үз кабыгында гына бикләнеп үсә алмый: халыклар, арлашу нәтиҗәсендә, башкка телләрдән дә сүзләр ала.

Төп өлеш

(Татар теленең югалуы, “Киләчәк”)

Татар кешеләренең теле татарча булып тора. Бүгенге заманда ул югаламы, әллә киресенчә үсәме? Бу сорауларга тиз генә җавап бирүе авыр, әлбәттә. Чөнки әле 2012 нче елның 24 декабрендә генә Татарстан дәүләт шурасы депутатлары “Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану турында” канун өлгесен кабул иттеләр. Бу канун өлгесе республикада дәүләт теле буларак татар телен куллануны тәэмин итә, татар язма мәдәниятен саклау һәм үстерүгә юнәлгән. Шулай ук республикада латин һәм гарәп әлифбасын куллану мөмкинлеген дә бирә. Канун өлгесенең башына ук Татарстан Конституциясе нигезендә татар һәм рус телләре Татарстанның дәүләт телләре буларак тигез дәрәҗәдә диелгән.

Канунның бишенче маддәсенә Татарстанда латин һәм гарәп әлифбасын куллану мөмкинлекләре турында язылган. Башта эш кәгазьләрендә, рәсми язышуда татар теленең кирил графикасында язылуы турында әйтелә. Алга таба Татарстанның дәүләт, җирле үзидарә оешмаларына кешеләрдән, оешмалардан латин йә гарәп әлифбасында мөрәҗәгатьләр килгән вакытта, җавапның кирилда язылуы һәм аңа латин йә гарәп имласында татарча язылган җавап беркетелү мөмкинлеге булу турында да әйтелә.

Татарстанның дәүләт һәм җирле үзидарә оешмаларында латин йә гарәп имласындагы татарча документлар белән эшләгәндә татарча сүзләрне, исем һәм атамаларны бертөрле язу өчен кирил хәрефләренең латинда һәм гарәптә ничек язылышы әлеге канунга кушымта буларак тәкъдим ителә. Ә моның белән генә татар теле үсәрме? Әйе, ул алга китте. Моны без укучыларның татар теле буенча да Дәүләт имтиханы итеп бирүеннән дә, бик күп мәктәпләрдә биология, география кебек фәннәрне татарча укуларыннан да күрәбез. Әмма интернет челтәрләрен ачып карсак, “туристлар игътибарына: Казан шәһәренә ял итергә килсәгез, татар телен белү кирәкми. Чөнки Татарстан республикасы башкаласының 99, 9 % кешесе рус телендә сөйләшә”дигән язуларга юлыгырга мөмкин.

Безне шатландырып торучы әйберләр дә бар: ЮНЕСКОда 14 тел бар. Шул телләр арасында безнең туган телбез дә күрен. Ул 11 нче урында тора. Бу безнед телебезне саклап калу эшчәнлегендә бик зур плюс булып санала. Әйе, татар телендә Башкортсан, Татарстан республикаларында, шулай ук Ырынбург, Әзербайҗан, Самара, Саратов, Казахстан (һ.б.) җирләрдә дә сөйләшәләр.

Киләчәккә килгәндә татар теле үсәрме? Моның барсы да безнең үзебездән тора. Кешеләр белән аралашканда туган телебездә сөйләшсәк, хатларны татар телендә язышсак, төрле чаралар үткәрсәк, килеп чыгачак. Дәүләттән генә ярдәм көтәргә тугел, ә үзебезгә эшләргә кирәк. Юкка гына “Мин татарча сөйләшәм” шикелле фестивальләр, төрле группалар, сайтлар ачып, телне үстермиләр.

 

 

Телләр проблемасы

(Югалу, саклап кала алмау, телләр турында уйламау)

Телләр ни өчен югала? Бу сорауга җавап бирүе җиңел. Чөнки кулланылышы аз. Кешеләр бу телдә аралашмый. Ә ни өчен? Билгесез. Бәлкем, мода артыннан куалардыр. Телләр арасында беренче урында баручы телне өйрәнә башлап, шуңа күчеп бетәләрдер. Бәлкем, оялалардыр. Әйе, бүгенге заман яшьләре, (мәсәлән, татар телендә) үз телендә сөйләшмичә, кылтаеп. Кеше алдында үзләрен өстен итеп күрсәтер өчен, вата, җимерә башка телдә сөйләшә башлыйлар. Әле нинди генә хаталы сүзләр чыга авызларыннан. Әгәр ә сөйләгән теленне белеп бетемисен кән ник башка телдә сөйләшергә, ди? Башта үз теленне яхшыртырга, шомартырга кирәк бит.

Телләрнед югалуы, саклап кала алмауга да барып төртелергә мөмкин. Саклап калып була, бик теләсәң. Әмма бик күп сылтаулар табып, аның яшәве өчен көрәшүчеләр юк! Шулай ук. Телләр турында уйламау да, юк тугел. Без игътибар итмибез. Үзебездә сизмәстән, башка телгә күчеп. Башка телдә сөйләшергә мөмкинбез.

Мәсәлән, Совет хакимияте чорында үлемгә дучар ителгән мили телләрне тергезү, саклау чаралары күрелә башлагач, кулланылыштан төшеп калган күп кенә сүзләрне кире кайтарта башлаганнар. Һәм бу бик зур тырышлыкка китереп калдыра. Телләр бетми, кире үсәләр, камилләшәләр.

 

 

Йомгаклау

Шулай итеп, җәмгыятьтә туган үзгәрешләргә бәйле рәвештә тел дә үсеп, үзгәреп тора. Безнең чор теле, узган чорлардагы телләргә караганда башкарак, үскәнрәк, шомарак булса, киләчәк чорлар теле, бүгенге белән чагыштырганда, һичшиксез, тагын да камилрәк булачак.

Тел бетү проблемасына килгәндә дә, без аны саклап калырга тырышырга тиешбез. Барсы да безнең үзебездән тора!

Телләр күп булган. Иҗтимагый үсеш шартлары иске әдәби телнең, әкренләп, кулланылудан төшеп калуына китергән. Бездә менә шулай татар теленең бетүенә китерергә тиеш түгелбез...

 

Файдаланган әдәбият

1. Татар теле 9 класс\Казан ”МӘГАРИФ”1994\127Б

2. http://tatar-tribun.ru/tribuna/tatarskomu-yazyku-status-gosudarstvennogo.html

3. http://ru.wikipedia.org/wiki/%D2%E0%F2%E0%F0%F1%EA%E8%E9_%FF%E7%FB%EA

4. http://webarmavir.ru/index.php?showtopic=1900

5. http://www.trip-guide.ru/page_16661.htm