Бала туган вакытта укыла торган дога.

 

Шифаханәдәме, өйдәме булсын, бала табучы хатын янында, я күрше бүлмәдә якыннары "Аятел-Көрси" укыганнан соң "Әгъраф" сүрәсенең 54 нче аятен укырлар.

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . إِنَّ رَبَّكُمُ اللَّهُ الَّذِي خَلَقَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضَ فِي سِتَّةِ أَيَّامٍ ثُمَّ اسْتَوَى عَلَى الْعَرْشِ َيُغْشِي اللَّيْلَ النَّهَارَ يَطْلُبُهُ حَثِيثًا وَالشَّمْسَ وَالْقَمَرَ وَالنُّجُومَ مُسَخَّرَاتٍ بِأَمْرِهِ أَلَا لَهُ الْخَلْقُ وَالْأَمْرُ تَبَارَكَ اللَّهُ رَبُّ الْعَالَمِينَ .

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. "Иннә раббәкүмүллаа-һүлләзии халәкас-сәмәәвәәти вәл-әръда фии ситтәти әййәәмиң сүммәстәвәә галәл-гарши йүгъшил-ләйлән-нәһәәра йәтълүбүһүү хәсиисәүв-вәш-шәмсә вәл-камәра вән-нүҗүүмә мүсәххараатим би әмриһии әләә ләһүл-хальку вәл-әмру тәбәәракәллааһү раббуль-гааләмиин".

(Раббыгыз — Ул Аллаһыдыр ки, күкләрне һәм җирне алты көндә яратып, бөтен тәхетне капла­ды. Аллаһ төнне көн белән каплар һәм берөзлексез төн көнне, көн төнне алыштырыр. Аллаһ кояшны, айны һәм йолдызларны әмеренә бәйле кылды. Игътибар итегез ки, ярату да, әмер итү дә Аңа хастыр. Галәмнәрнең Раббысы Аллаһ ни кадәр бөектер.) ("Әгъраф" сүрәсе, аять 54.)

Бу аятьтән соң "Ихлас", "Фәләкъ", "Нәс" һәм "Фатиха" сүрәләре укылыр. Хәерле бала бирүе өчен дога кылыныр. Баланың ата-анасы исән булуы өчен Аллаһыга ялварылыр.