Фарыз намазлар.

Болар Аллаһы Тәгалә тарафыннан мөселманнарга үтәлүе мәҗбүри дип әмер ителгән намазлар. Иртә намазының ике, өйлә намазының дүрт, икенде намазының дүрт, ахшам намазының өч һәм ястү намазының дүрт рәкәгатьлек фарызлары бар. Бу көнлек биш вакыт фарыз намазлардан тыш, ирләр җомга көнне өйлә урынына җомга намазы укырга тиешләр.

 

2. Вәҗеп намазлар.

Мәҗбүрилеге фарыз намазлар кебек үк катгый рәвештә әмер ителмәгән намазлар. Гает намазы һәм витер намазы шундыйларга керә.

 

3. Сөннәт (нәфел) намазлар.

 

Болар фарыз һәм вәҗеп намазларга кермәгән намазлар. Фарыз намазлардан элек яки соң кылына торган намазлар да бу төргә карый. Иртәнге намазның фарызыннан элек ике, өйлә намазының фарызыннан элек дүрт, соңыннан ике, икенде намазының фарызыннан элек дүрт, ахшам намазы­ның фарызыннан соң ике, ястү намазының фары­зыннан элек дүрт, соңыннан ике булган барлыгы егерме рәкәгать сөннәт намазы бар. Сөннәт намазлары да үз араларында катгый яки катгый булмаганнарына карап, "сөннәти мүәккәдә" һәм "сөннәти гайри мүәккәдә" дип икегә аерыла. Икенде һәм ястү намазларының дүрт рәкәгать намазлары катгый булмаган сөннәт намазлары, ягъни "гайри мүәккәдә" сөннәт намазлары дип атала. Иртә нама­зының сөннәте, өйлә намазларының сөннәтләре, ахшам намазының сөннәте белән ястү намазының ике сөннәте катгый сөннәтләргә карый. Бигрәк тә рамазан аенда махсус кылынган тәравих намазы да катгый, үтәлергә тиешле булган бер сөннәт намазы дип санала. Һәр гыйбадәтнең асылы намазда чагыла. Кылачак намазыбыз теләсә фарыз, теләсә нәфел булсын, аларны чын ихлас белән кылырга һәм билгеле бер догаларны уку мәҗбүриятендә булырга тиешбез.

Биш вакыт намазны уку өчен әүвәл намаз вакытының җитүе кирәк. Намаз вакытының җитүе кояш белән беленер. Намаз вакыты кергәч иң элек азан әйтелер. Фарыз намазлары алдыннан камәт укылыр. Биш вакыт намазлардан элек азан әйтү һәм фарыз алдыннан камәт уку "сөннәти мүәккәдәдер". Азан — Исламның һәм мөселман иленең бер билгеседер.

 

I. Азан һәм Камәт

Азан шул рәвешле укылыр:

 

اَللهُ أَكْبَرُ ، اَللهُ أَكْبَرُ ، اَللهُ أَكْبَرُ ، اَللهُ أَكْبَرُ . أَشْهَدُ أَنْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ ،

أَشْهَدُ أَنْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ . وَأَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَّدًا رَسُولُ اللهِ ، وَأَشْهَدُ أَنَّ

مُحَمَّدًا رَسُولُ اللهِ . حَيَّ عَلَى الصَّلاَةِ ، حَيَّ عَلَى الصَّلاَةِ . حَيَّ

عَلَى الْفَلاَحِ ، حَيَّ عَلَى الْفَلاَحِ . اَللهُ أَكْبَرُ ، اَللهُ أَكْبَرُ ، لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ .

"Әллааһү әкбәр. Әллааһү әкбәр. Әллааһү әкбәр. Әллааһү әкбәр. Әшһәдү әлләәә иләәһә илләллаааһ. Әшһәдү әлләәә иләәһә илләллаааһ. Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүллаааһ. Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүллаааһ. Хәййә галәс-саләәәһ. Хәййә галәс-саләәәһ. Хәййә галәл-фәләәәх. Хәййә галәл-фәләәәх. Әллааһү әкбәр. Әллааһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллаааһ".

(Аллаһы Тәгалә һәр нәрсәдән Олуграк (4 мәртәбә). Гуаһлык бирәмен ки, тәхкыйк, бер Аллаһы Тәгаләдән башка һичбер илаһ юк (2 мәртәбә). Гуаһлык бирәмен ки, тәхкыйк, Мөхәммәд галәйһиссәләм – Аллаһы Тәгаләнең илчеседер (2 мәртәбә). Намазга ашыгыгыз (2 мәртәбә). Котылуга ашыгыгыз(2 мәртәбә). Аллаһы Тәгалә һәр нәрсәдән Олуграк (2 мәртәбә). Аллаһы Тәгаләдән башка һичбер илаһ юк (1 мәртәбә)).

return false">ссылка скрыта

Иртәнге азанда "Хәййә галәл-фәләәх"тән соң ике тапкыр:

 

اَلصَّلاَةُ خَيْرٌ مِنَ النَّوْمِ

"Әссаләәтү хайрум минән-нәүүм"

(Намаз йокыдан хәерлерәк). Kамәттә исә, "Хәййә галәл-фәләәх"тән соң ике мәртәбә:

 

قَدْ قَامَتِ الصَّلاَةُ

"Каде каамәтис-саләәһ" (Намаз башланды),— дип әйтәләр.

Биредә имамнарга түбәндәгеләрне исләренә төшерергә кирәк. Бу җөмләнең дә мәгънәсе "Намаз башланды" дип әйтелсә дә, асылында исә "Намаз башланырга тора" дигәнне аңлата. Шуның өчен имам, "Каде каамәтис-саләәһ" җөмләсен ишеткәч, шунда ук намазга башламаска, ә бәлки җәмәгать белән бергә "ифтитах тәкбире"н әйтүне тәэмин итәргә тиеш.

Азан беткәч, мөәзин һәм азанны ишеткәннәр түбәндәге доганы укысалар, зур савап казанырлар.

 

اَللَّهُمَّ رَبَّ هَذِهِ الدَّعْوَةِ التَّامَّةِ وَالصَّلاَةِ الْقَّائِمَةِ آتِ مُحَمَّدًا الْوَسِيلَةَ وَالْفَضِيلَةَ

وَالدَّرَجَةَ الْعالية الرافعة وَابْعَثْهُ مَقَامًا مَحْمُودًا الَّذِي وَعَدْتَهُ إِنَّكَ لاَ تُخْلِفُ الْمِيعَادُ

"Әллааһүммә раббә һәәзиһид-дәгъвәтит-тәәммәти вәс-саләәтил-кааа-имәһ. Әәти мүхәммәдәнил-вәсииләтә вәл-фә-дыйиләтә вәд-дәраҗәтәл-гаалийәтәр-раафигаһ. Вәбгасһү мәкамәм-мәхмүүдәнилләзии вәгаттәһ. Иннәкә ләә түхълифүл-миигаад."

(Әй, бу бөек чакыруның һәм хәзер булган намазның хуҗасы — Аллаһым! Мөхәммәдкә вәсилә һәм бөеклек бир. Аны Син вәгъдә иткән бөек урынга ирештер. Чөнки Син вәгъдәңнән кайтмыйсың.)

Бохари риваять иткәнчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) шулай дигән: "Азанны тыңлаган кеше, бу доганы укыса, аңа кыямәт көнне шәфәгать кылу миңа вәҗеп булачак."

Бохари һәм Мөслим риваять иткән бер хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.) азанны ишеткән кешегә азан сүзләрен мөәзин белән бергә кабатларга, "Хәййә галәс-саләәһ" һәм "Хәййә галәл-фәләәх" дигәч:

 

لاَ حَوْلَ وَلاَ قُوَّةَ إِلاَّ بِاللهِ

"Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһ."

(Көч вә куәт бары тик Аллаһыныкы), дип әйтергә тәкъдим иткән.

Азан бетүгә:

 

أَشْهَدُ أَنْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَحْدَهُ لاَ شَرِيكَ لَهُ ، وَأَنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُهُ

وَرَسُولُهُ . رَضِيْتُ بِاللهِ رَبًّا وَبِمُحَمَّدٍ رَسُولاً وَبِالْإِسْلاَمِ دِينًا

"Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ, вә әннә мүхәммәдән габдүһүү вә рәсүүлүһ. Радыитү билләәһи раббән вә би мүхәммәдин расүүлән вә бил-исләәми диинән."

(Таныклык кыламын ки, Аллаһыдан башка илаһ юк. Мөхәммәд Аның колы вә Рәсүле. Ул — бер, дусты һәм охшашы юк. Мин Раббы буларак — Аллаһыдан, Пәйгамбәр буларак — Мөхәммәдтән һәм дин буларак — Исламнан разый булдым), дигән кешенең дә гөнаһлары гафу ителер.

Мөәзин белән бергә кабатламаган һәм бу доганы да белмәгән кеше "Мин дә, мин дә", дисә, ягъни таныклык кылам, раслыйм дисә, шулай ук дога кылган булып саналыр.

Мәчеткә кергәндә:

 

اَللَّهُمَّ افْتَحْ لِي أَبْوَابَ رَحْمَتِكَ

"Әллааһүммәфтәх лии әбүәәбә рахмәтик".

(Аллаһым! Миңа рәхмәт ишекләреңне ач!).

Мәчеттән чыкканда:

 

اَللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ مِنْ فَضْلِكَ

"Әллааһүммә иннии әс-әлүкә мин фәдълик".

 

(Аллаһым! Синең фазлыңнан сорыйм), — дияргә кирәк.