Догамы? Сабырлыкмы? 8 страница

Аллаһ теләгән вакытта галәмдәге бөтен ярат­каннарын шул ук вакытта юк итә ала. Теләсә, тәүбә итмәгән гөнаһларны да юк итә ала. Тарихның төрле дәверләрендә яшәгән төрле-төрле милләтләр турында да хәбәребез бар. Әгәр Аллаһ, бу исемнәрдәге мәгънәне еш кулланса, җир йөзендә бик аз инсан калыр иде. Ләкин Ул Рахим исеме белән мәрхәмәт итәдер.

 

الْوَهَّابُ — әл-Вәһһәәб.

Колларына каршылыксыз буларак санап бе­термәслек дәвамсыз күп нигъмәтләр бирүче димәктер. "Бирү" фигыле без кешеләрдә дә бар. Әмма без биргәннәребездән һәрвакыт нинди дә булса файда көтәбез, ягъни безгә бирергә тиешләр дип уйлыйбыз. Аллаһ бездән бер нәрсә дә көтмәс. Аның колларына мохтаҗлыгы юк. Ул алардан бер нәрсә дә көтми. Аның бөтен теләгәне — колларының дөрес итеп гыйбадәт кылулары һәм бәхетле булуларыдыр.

 

الرَّزَّاقُ — әр-Раззәәкъ.

Яраткан барлыкларга ихтыяҗы булган ризык­ларны күп итеп бирүче димәктер. Кайда яшәсә дә, Аллаһ үзе яратканнарга ризыкларын бирер. Әмма инсан, Раббым минем ризыгымны бирә, дип көтмәскә, киресенчә, эшләргә тиеш.

 

الْفَتَّاحُ — әл-Фәттәәх.

"Ачу" тамырыннан ясалган бу исемнең мәгънәсе колларына бөтен җиңеллек ишекләрен ачучы, җиңеләйтүче һәм нигъмәтләрен колларының алдына җәюче димәктер.

Моны, Аллаһ колларына рәхмәт, гыйлем һәм мәгърифәт ишекләрен ачар, дип аңлаткан галимнәр дә бар.

 

الْعَلِيمُ — әл-Галиим.

Һәр нәрсәне белгән, белүче димәктер. Аның белүенең чиге юк. Дөньяның башыннан ахырына кадәр мәңгелек булган һәм булачак һәр нәрсәне белер. Аның белеме кешеләрнең белеме кебек түгел, Ул ачык һәм яшерен һәрнәрсәне белер. Аның, гыйлеме галәмдәге һәрнәрсәне эченә алган.

Кеше дә белем иясе. Ләкин кеше белеменең чикле булуы билгеле нәрсә. Кеше белемен арттыру өчен тырышырга тиеш. Гыйлемен арттырган саен, Аллаһы Тәгаләне тагын да яхшырак таныр һәм белер.

 

الْبَصِيرُ — әл-Бәсыйир.

Кешеләрнең һәм бөтен мәхлукатның хәл һәм хәрәкәтләрен нинди дә булса чара кулланмыйча күрүче һәм күзәтүче димәктер. Аның күрүе өчен яктылык һәм караңгылык мөһим түгел. Ул һәр халәттә һәм шартта күрә алыр.

Кол, Аллаһының аның бөтен хәрәкәт һәм кыланышларын белүе турында истә тотып, үзен бертөрле тәртиптә тотарга тиеш.

 

الْحَكَمُ — әл-Хәкәм.

Хакны җиренә җиткерүче, хөкем итүче димәктер. Бөек Аллаһ, һичшиксез, хөкем итүчедер. Ул дөньяда көчен кулланып, кешеләрне хөкем иткәннәргә дә хөкем чыгарыр. Аның теләге һәр җирдә һәм һәрвакытта үтәлер.

الْعَدْلُ — әл-Гадел.

Гаделлек иясе димәктер. Аллаһ залим түгел, гадел, гадел хөкем итәр. Кешеләр дә гаделлек белән хөкем итәрләр, ләкин төрле сәбәпләр арка­сында һәрвакыт гаделлекне тәэмин итмәсләр. Аллаһ исә һәрвакыт гадел, тугрылыклыдыр.

Кол, Аллаһының бу исеменнән өлешен алып, бөтен эшләрендә һәм кешеләр белән булган мөнәсәбәтләрендә гадел булырга тырышырга тиеш.

 

اللَّطِيفُ — әл-Ләтыйиф.

Эшләрнең бөтен нечкәлекләрен белүче, колла­рына бик күп сәбәп белән төрле файдалар бирүче, аларга карата яхшы мөгамәлә кылучы димәктер.

 

الْخَبِيرُ — әл-Хабиир.

Галәмдә булган һәм булачак һәр нәрсәдән хәбәрдардыр. Аның, хәбәре булмаган бер өлкә дә юк. Аллаһ күңелебездән үткән яхшы һәм начар уйларны да белә. Ләкин, моңа карамастан, безне җаваплы итмәс.

 

الْحَلِيمُ — әл-Хәлиим.

Аллаһ хилем ияседер. Ул бу исеме белән колларын гөнаһлары өчен шунда ук җәзаламас. Кайбер гөнаһларны гафу итәр, кайсыларының җәзасын ахирәткә калдырыр. Хилем иясе булуда беркем дә аның кебек түгелдер.

 

الْعَظِيمُ — әл-Газыйим.

Аллаһ һәр нәрсәдән бөектер. Хакыйкый бөеклек Аңа хастыр. Аллаһ Үзенең бөеклеген коллары белүен теләр. Без Аның бөеклеген галәмдәге төзеклеккә карап аңлый алабыз.

 

الْغَفُورُ — әл-Гафуур.

Аллаһ мәгъфирәт ияседер. Кешенең гөнаһы, никадәр күп булса да, Аллаһ аларны өскә чыгармас, яшерер, гафу итәр. "Гаффәәр" исеме дә шул ук тамырдандыр.

 

الشَّكُورُ — әш-Шәкүүр.

Шөкер итмәк, шөкрана кылмак, яхшылыкка яхшылык белән җавап бирү димәктер. Аллаһының биргән нигъмәтләре өчен колларының Аңа шөкер итүләре бер вазифадыр. Аллаһ Үзенә шөкер иткәннәргә тагын да күбрәк нигъмәтләр бүләк итәр. Аның хәзинәсе бетмәс-төкәнмәс. "Шөкер итсәгез, артыгы белән бирермен" дигән аять ("Ибраһим" сүрәсе, аять 7.) бу турыда сөйли.

 

العَلِيُّ — әл-Галий.

Дәрәҗә һәм мәртәбә ягыннан Аллаһ иң юга­рыдыр, Галәмнең иң өстенедер. Ләкин бу өстенлек матди түгел, түбәнлекнең капма-каршысы булган бөеклек тә түгелдер. Ул кешегә шаһ тамырыннан да якын. Бөеклек тә Аңа хастыр.

 

الْكَبِيرُ — әл-Кәбиир.

Аллаһының Галәмдә ише, уртагы, охшашы та­былмаган иң бөек Барлык булуын күрсәтүче исемдер. Һәр нәрсә Аның бөеклеген дәлилләр. Астрономия фәне буенча үзенең бераз белеме булган кеше Аның бөеклеген аңлар.

 

الْحَفِيظُ — әл-Хәфиизъ.

Бу исем бик саклаучы, коткаручы мәгънәсендә. Аллаһ галәмнең төзеклеген бозмыйча, билгеле бер вакытка кадәр төзек тотар. Кешеләр эшләгән һичбер нәрсәне онытмас, һәммәсен саклар. Колларын төрле начарлыклардан коткарыр.

Инсан, Аллаһының бу исеменнән өлешен алса, эшләгән һәр эше Аллаһ тарафыннан саклануын, имин ителүен белер.

 

الْمُقِيتُ — әл-Мүкыйит.

Бу исемнең тамырында ризык бирү мәгънәсе бар. Ягъни Аллаһ яраткан һәр барлыкның аш-суын, ризыгын бирер. Аллаһ яратканнарының берсен дә онытмас, Аның өчен оныту һич мөмкин түгелдер.

 

الْحَسِيبُ — әл-Хәсииб.

Һәркемнең бу дөньяда гомере буенча кылган һәр эшенең хисабын иң яхшы белүче димәктер. Ул беленмәгән нәрсәләрнең иң нечкәләренә кадәр белер. Хәтта инсанның гомере буенча ни кадәр һава сулавына кадәр белеп торыр.

 

الْجَلِيلُ — әл-Җәлиил.

Аллаһ җәләл ияседер. Олуглык һәм бөеклек Аңа хастыр. Аның заты бөек булган кебек, сыйфатлары да бөектер. Кәбиир сыйфаты затының, асылының камиллегенә, Җәлиил сыйфаты сыйфатының камиллегенә, Газыйм сыйфаты исә затының да, сыйфаты­ның да камиллегенә дәлил булыр.

 

الْكَرِيمُ — әл-Кәриим.

Кәрамлеге һәм юмартлыгы бик күп димәктер. Җәзалау, үч алу кулында булган хәлдә Ул кәрамы белән гафу итәр, колларының эшләгән гөнаһларына карамыйча, аларга юмарт рәвештә нигъмәтләр насыйп итәр.

 

الرَّقِيبُ — әр-Ракыйиб.

Галәмдәге һәр нәрсәне күзәтүче, бөтен барлыкларны күзәтү астында тотучы димәктер. Аллаһының кодрәте бөеклегенә туры килә. Һичбер нәрсә Аның күзәтүеннән читтә кала алмас. Аннан яшерен, Ул күрмәгән бер эш тә кылынмас.

 

الْمُجِيبُ — әл-Мүҗииб.

Үзенә дога кылып ялварганнарның догаларын кабул итүче димәктер. Аллаһ ихлас күңелдән дога кылганнарның догаларын кабул итәр. Моның мәгънәсе теләкләрне җиренә җиткерү. Кол Аллаһыдан нәрсәне теләргә, нәрсәне теләмәскә икәнен белергә тиеш.

 

الْوَاسِعُ — әл-Вәәсигъ.

Белүе, ихсаны һәм мәрхәмәте бик киң димәктер. Гыйлеме киң, чиксездер. Кодрәте киң, иксез-чиксездер. Аңа хас булган сыйфатларда да чик күздә тотылмас.

 

الْحَكِيمُ — әл-Хәкиим.

Аллаһ хикмәт ияседер. Һәрбер нәрсәне һәрвакыт урынлы эшләр. Эшләвендә кимчелек яки хата булмас. Аның әмер һәм тыюларында кешеләр өчен хикмәтләр бар. Ул һәрвакыт кешеләрнең мәнфәгатенә туры килгән әмер һәм тыюларны бирер. Кешегә аларны өйрәнү һәм тормышында алар белән эш итү йөкләнер.

 

الْوَدُودُ — әл-Вәдүүд.

Аллаһ яхшы колларын сөяр, аларга рәхмәт һәм бәрәкәтен ирештерер. Ул ризасы һәм сөюенә ире­шергә тиешле булган бердәнбер Барлык.

 

الْمَجِيدُ — әл-Мәҗиид.

Шаны бөек һәм югары димәктер. Аңа көч җитмәс. Ул җиңелмәс. Ләкин гүзәл хәрәкәтләр, яхшы эшләр белән ризалыгына ирешә алыр. Кылынган яхшылыкларга яхшылык белән җавап бирер.

 

الْبَاعِثُ — әл-Бәәгыйсь.

Терелтүче димәктер. Бер көн барыбызга да дөньяви тормышыбызның соңы киләчәк һәм галәмдәге бу төзеклек бозылачак, бер җанлы да калмаячак. Үлгәннән соң Аллаһы Тәгалә кешеләрне кабат терелтәчәк һәм хисап алачак. Әл-Бәәгыйсь исеме шуны аңлата.

 

الشَّهِيدُ — әш-Шәһиид.

Аллаһ һәрвакыт һәм һәр җирдә хәзер булган барлык димәктер. Шаһит — бер вакыйгага таныклык, гуаһлык бирүчедер. Бөек Аллаһ бөтен вакыйгага шаһиттыр. Ул күрмәгән, белмәгән, шаһит булмаган бернинди вакыйга да, бернәрсә дә юктыр.

 

الْحَقُّ — әл-Хәккъ.

Барлыгы бер дә үзгәрми торган һәм торачак барлык хакыйкать димәктер. Үзгәреш барлык мәхлукатка хастыр. Аллаһ өчен исә үзгәреш юктыр. Ул хактыр.

 

الْوَكِيلُ — әл-Вәкиил.

Ысулына ияреп, Аллаһы Тәгаләне вәкил итеп, эшләрен төзәтүче, дөрес юлга куючы димәктер. Иң яхшы вәкил Аллаһыдыр. Ләкин Аны эшләребездә ничек вәкил итүебезне белү кирәк.

 

الْقَوِيُّ — әл-Кавий.

Аллаһы Тәгалә кодрәт ияседер. Ягъни Аның көче җитмәс бер эш тә юктыр. Бернинди эшне кылу да Аның өчен авыр түгел. Теләгәнен эшләүдә, яратуда, юк итүдә бер көч тә сарыф итмәс — "бул" диюе җитәр һәм ул булыр.

 

الْمَتِينُ — әл-Мәтиин.

Аллаһының куәт һәм кодрәте камилдер. Аны зәгыйфь, көчсез хәлгә китерәчәк бернинди көч юк. Ул бер эшне кылганда беркемгә дә мохтаҗ түгел.

 

الْوَلِيُّ — әл-Вәлий.

Аллаһ сөйгән колларының дустыдыр. Аллаһының дусларына курку һәм кайгы булмавын белдергән аятьләр бар. Ул дусларына һәрвакыт без уйга да китерә алмаган рәвештә ярдәм итәр. Аңа дус булудан бу дөньяда һәм ахирәттә өстенрәк бер дәрәҗә юктыр.

 

الْحَمِيدُ — әл-Хәмиид.

Хәмед ителәчәк, макталыначак бердәнбер бар­лык Аллаһ кына булуын аңлата. Хәмед — мактау Аңа лаектыр. Һәр барлык без аңлата белмәгән рәвештә тел белән Аны да тәсбих итәр, мактар. Мөэминнәр намазның һәр рәкәгатендә "Фатиха" сүрәсен укып Аны мактарлар. Телләре белән мактаганнары кебек, хәл һәм хәрәкәтләре белән дә мактап камиллеккә ирешерләр.

 

الْمُحْصِى — әл-Мүхсый.

Һәр нәрсәнең санын белүче мәгънәсендәдер. Аллаһ белмәгән нәрсә юк. Ул диңгезләрдәге сулар­ның ничә тамчы булуын да белер. Аның өчен никадәр күп нәрсә булса да, белмәү дигән нәрсә юктыр.

 

الْمُبْدِئُ — әл-Мүбди.

Һәр нәрсәне бар иткән, яраткан Бөек Барлык — Улдыр димәктер. Аның яратуында үрнәк алган бер нәрсә юк. Ул һәр нәрсәне беренче яраткандыр.

 

الْمُعِيدُ — әл-Мүгыйид.

Яратканнарны юк иткәннән соң киредән яра­тучы, терелтүче димәктер. Үлем белән бөтен нәрсә бетми, киресенчә, чын һәм әбәди-мәңгелек хәят башлана. Моны эшләячәк тә Аллаһыдыр.

 

الْمُحْيِ — әл-Мүхьйи.

Яратып тормыш бирүче, яшәтүче димәктер. Аллаһының теләге булмаса, бернинди барлык хәят тапмас иде. Кайбер галимнәр бу исемне гарифләрнең (Аллаһының сөеклеләренең) күңелләрен баеткан, җанландырган мәгънәсендә аңлаталар.

 

الْمُمِيتُ — әл-Мүмиит.

Билгеле бер заман яшәгәннән соң барлыкларны юк итүче димәктер. Мәхлукатны яшәтүче — Ул булган кебек, юк итүче дә Улдыр.

 

الْحَيُّ — әл-Хәйй.

Бу исем Аллаһының даими тере булуын белдерә. Яратылганнар туар, үсәр һәм үләрләр. Ләкин Аллаһ тумас һәм үлмәс. Ул һәрвакыт тередер, бакыйдыр. Яшәү өчен кайбер шартларга бәйле безнең тормы­шыбыз узар. Аллаһ исә бернәрсәгә дә бәйле түгел, бернәрсәгә дә ихтыяҗы юк.

 

 

الْقَيُّومُ — әл-Каййүүм.

Күкләрне һәм җирне бер тәртиптә тотучы димәктер. Аның тәртибен беркем боза алмас. Әмма Үзе теләсә, һәр вакыт боза алыр. Ләкин, мәрхәмәтле вә шәфкатьле булганга күрә, Ул моны эшләмәс. Язган вакытына кадәр шушы тәртибен дәвам итәр.

 

الْوَاجِدُ — әл-Вәәҗид.

Аллаһ теләгән вакытта теләгәнен табар. Аллаһы Тәгалә Үзе табарга теләгән нәрсәләр өчен көтү, вакыт билгеләү яки чаралар эзләү дигән нәрсә юк.

 

الْمَاجِدُ — әл-Мәәжид.

Даны бөек, кәрамы киң мәгънәсендәдер. Аның юмартлыгының чиге юк. Ул кешеләрне башта саф һәм матур яхшы эшләр эшләргә юнәлтер, соңыннан ул эшләр өчен аларга күп нигъмәтләр бүләк итәр. Мондый коллары өчен җәннәтен хәзерләр.

 

الْوَاحِدُ — әл-Вәәхид.

Һәр карашта: затында, сыйфатларында, эшләрендә, исемнәрендә ише, охшашы, уртагы, ярдәмчесе булмаган бердәнбер барлык — Аллаһыдыр димәк. "Ихлас" сүрәсе Аның бу сыйфатларын аңлатып бирә. "Ихлас" сүрәсен еш уку бик саваплы.

 

الصَّمَدُ — әс-Самәд.

Ихтыяҗларны канәгатьләндерүче, кайгыларны бетерүче — Аллаһыдыр. Кол бары тик Аңа ышаныр, Аңа гыйбадәт кылыр, Аннан гына ярдәм көтәр, Аңа тәвәккәл кылыр.

 

الْقَادِرُ — әл-Каадир.

Теләгән нәрсәне теләгәненчә эшләргә хәленнән килгән барлык — Аллаһыдыр. Аның кодрәтенең чиге юктыр, Аның һәр нәрсәгә көче җитә.

 

الْمُقْتَدِرُ — әл-Мүкътәдир.

Җир йөзендә куәт һәм кодрәт иясе булганнар бар. Аллаһының алар өстеннән, ягъни алар аша, теләгәнен теләгән вакытта эшләргә көче җитәр. Аллаһының кодрәте каршысында аларның көчләренең бер тәэсире дә юктыр.

 

الْمُقَدِّمُ — әл-Мүкаддим.

Аллаһ теләгәнен алга сөрер, кайбер кешеләрне башкаларыннан өстен кылыр. Кыска вакытта аларга мөмкинлекләр бирер, гыйззәт һәм шәрәф-хөрмәт иясе итәр.

 

الْمُؤَخِّرُ — әл-Мүәххыйрь.

Ахырга калдыручы димәктер. Аллаһ бер төркем инсаннарны алга чыгарыр, мөмкинчелек бүләк итеп, төрле дәрәҗәләргә ирешергә ярдәм итәр. Кайбер вакыт исә колларының теләгәннәрен шунда ук бирмәс, соңга калдырыр. Аның болай эшләвендәге хикмәтне кешеләр белә алмас, чөнки кешеләрнең белеме чикледер. Аллаһ белеменең исә чиге юктыр.

 

الْأَوَّلُ — әл-Әүввәл.

Элек, Барлык — Улдыр. Аның элекке Барлык булуы Аның бер башлангычы булуын күрсәтмәс. Аның өчен "Әүввәл" дию, икенчесе "бардыр" димәк түгелдер. Үзеннән әүвәл бернинди дә барлык юк димәктер.

 

الْآخِرُ — әл-Әәхыйр.

Аннан әүвәл бер барлык булмаган шикелле, Аннан соң да бернинди барлык юктыр һәм булмаячак. Беркөнне бөтен нәрсә юк булачак, тик бер Аллаһ кына мәңге калачак.

 

الظَّاهِرُ — әз-Зааһир.

Аллаһ ачыктыр. Аны бер барлык буларак күрә алмыйбыз. Әмма күргән һәр нәрсә Аның барлыгын дәлилләр. Күрә алмаган нәрсәләр дә бардыр ки, алар да Аның барлыгына дәлилләр.

 

الْبَاطِنُ — әл-Бәәтыйн.

Аллаһының барлыгы ачык булса да, Ул — яшерендер. Без Аның чын халәтен белә алмыйбыз. Ышанабыз да һәм беләбез дә: Ул һәр җирдә бар. Ул булмаган җир юктыр.

 

الْوَالِى — әл-Вәәли.

Бөтен галәмне бер Үзе генә юнәлтүче. Ул яратыр да, юк та итәр. Үтерер дә, терелтер дә.

 

الْمُتَعَالِى — әл-Мүтәгаали.

Һәр нәрсәдән, һәр халәттән өстен димәктер. Аның өстенлеге мәңгедер. Аның бер нәрсәгә дә ихтыяҗы юктыр.

 

الْبَرُّ — әл-Бәрр.

Аллаһ яхшылык эшләүчедер, һәр яхшылык — Аннандыр. Ул колларына һәрвакыт яхшылык эшләр. Коллары да үз араларында бер-берләренә ярдәм итәргә тиешләр.

 

التَّوَّابُ — әт-Тәввәәб.

Аллаһ тәүбәләрне кабул итүче, гөнаһларны кичерүче димәктер. Аллаһының тәүбә ишеге һәрвакыт ачык. Күп гөнаһ эшләгән кеше, "Раббымның йөзенә карарлык хәлем калмады" дип, гөнаһка батмасын, шунда ук үкенеп сәждә кылсын, гафу һәм мәгъфирәт сорасын.

 

الْمُنْتَقِمُ — әл-Мүнтәкыйм.