Догамы? Сабырлыкмы? 7 страница

هُوَ اللَّهُ الَّذِي لَآ إِلَهَ إِلَّا هُوَ الرَّحْمَانُ الرَّحِيمُ الْمَلِكُ الْقُدُّوسُ السَّلَامُ الْمُؤْمِنُ الْمُهَيْمِنُ الْعَزِيزُ الْجَبَّارُ الْمُتَكَبِّرُ الْخَالِقُ الْبَارِئُ الْمُصَوِّرُ الْغَفَّارُ الْقَهَّارُ الْوَهَّابُ الرَّزَّاقُ الْفَتَّاحُ الْعَلِيمُ الْقَابِضُ الْبَاسِطُ الْخَافِضُ الرَّافِعُ الْمُعِزُّ الْمُذِلُّ السَّمِيعُ الْبَصِيرُ الْحَكَمُ الْعَدْلُ اللَّطِيفُ الْخَبِيرُ الْحَلِيمُ الْعَظِيمُ الْغَفُورُ الشَّكُورُ العَلِيُّ الْكَبِيرُ الْحَفِيظُ الْمُقِيتُ الْحَسِيبُ الْجَلِيلُ الْكَرِيمُ الرَّقِيبُ الْمُجِيبُ الْوَاسِعُ الْحَكِيمُ الْوَدُودُ الْمَجِيدُ الْبَاعِثُ الشَّهِيدُ الْحَقُّ الْوَكِيلُ الْقَوِيُّ الْمَتِينُ الْوَلِيُّ الْحَمِيدُ الْمُحْصِى الْمُبْدِئُ الْمُعِيدُ الْمُحْيِ الْمُمِيتُ الْحَيُّ الْقَيُّومُ الْوَاجِدُ الْمَاجِدُ الْوَاحِدُ الْأَحَدُ الصَّمَدُ الْقَادِرُ الْمُقْتَدِرُ الْمُقَدِّمُ الْمُؤَخِّرُ الْأَوَّلُ الْآخِرُ الظَّاهِرُ الْبَاطِنُ الْوَالِى الْمُتَعَالِى الْبَرُّ التَّوَّابُ الْمُنْتَقِمُ الْعَفُوُّ الرَّؤُفُ مَالِكُ الْمُلْكِ ذُو الْجَلَالِ وَالْإِكْرَامِ الْمُقْسِطُ الْجَامِعُ الْغَنِيُّ الْمُغْنِي الْمَانِعُ الضَّارُّ النَّافِعُ النُّورُ الْهَادِى الْبَدِيعُ الْبَاقِى الْوَارِثُ الرَّشِيدُ الصَّبُورُ .

"Һүәллааһүлләзии ләә иләәһә илләә һүә әр-Рахмәәнү әр-Рахиимү әл-Мәликү әл-Куддүүсү әс-Сәләәмү әл-Мүэминү әл-Мүһәйминү әл-Газиизү әл-Җәббәәру әл-Мүтәкәббирү әл-Хаалику әл-Бәәри әл-Мусаввиру әл-Гаффәәру әл-Каһһәәру әл-Вәһһәәбү әр-Раззәәку әл-Фәттәәхү әл-Галиим әл-Каабиду әл-Бәәситу әл-Хаафиду әр-Раафигу әл-Мүгыйззү әл-Мүзиллү әс-Сәмиигу әл-Бәсыйиру әл-Хәкәмү әл-Гадлү әл-Ләтыйифү әл-Хабииру әл-Хәлиимү әл-Газыйимү әл-Гафууру әш-Шәкүүру әл-Галиййү әл-Кәбииру әл-Хәфиизу әл-Мүкыйитү әл-Хәсиибү әл-Кәриимү әл-Кәриимү әр-Ракыйибү әл-Мүҗиибү әл-Вәәсигу әл-Хәкиим әл-Вәдүүдү әл-Мәҗиидү әл-Бәәгыйсү әш-Шәһиидү әл-Хәкку әл-Вәкиилү әл-Кавиййү әл-Мәтиинү әл-Вәлиййү әл-Хәмиидү әл-Мухсыйи әл-Мүбди әл-Мүхйии әл-Мүмиитү әл-Хәййү әл-Каййүүмү әл-Вәәҗидү әл-Мәәҗидү әл-Вәәхидү әл-Әхәдү әс-Самәдү әл-Каадиру әл-Мүкътәдирү әл-Мүкаддимү әл-Мүәххыйру әл-Әүввәлү әл-Әәхыйру әз-Зааһиру әл-Бәәтыйнү әл-Вәәлии әл-Мүтәгаали әл-Бәрру әт-Тәүввәәбү әл-Мүнтәкыймү әл-Гафүввү әр-Раууфү Мәәликүл-Мүлки Зүл-Җәләәли вәл-Икраам әл-Мүкъситу әл-Җәәмигу әл-Ганиййү әл-Мүгънии әл-Мәәнигу әд-Даарру ән-Нәәфигу ән-Нууру әл-Һәәдии әл-Бәдиигу әл-Бәәкый әл-Вәәрисү әр-Рашиидү әс-Сабүүру ".

Монда Аллаһының, гүзәл исемнәренең кыска гына аңлатмаларын бирүне файдалы дип таптык.

 

اللَّهُ — Аллаһ.

Аллаһының 99 исеменең иң беренчесе. Бу исем бөек Аллаһының башка исемнәреннән аермалы. Чөнки башка исемнәренең һәрберсе аңлаткан мәгънәләрне бер сүз үзе генә дә ачыклый. Бу исем шул ук вакытта "Исме Әгъзам"дыр. Аллаһының башка исемнәре аерым-аерым бер мәгънәне аңлаткан дәлил булыр, бу исем бөтен сыйфатларын берләштерә. Аллаһының, мәсәлән, "Галим" сыйфаты Аның бары тик гыйлемен, "Рахим" сыйфаты мәрхәмәтен белдерә. Ләкин Аллаһ исеме Аның 99 исеме белдергән барлык мәгънәләрне дә эченә алган. Кешенең Аллаһыны башка исемнәренең мәгънәсе белән дә ачыклавы мөмкин. Ул дөрестән дә шулай. Кол, галим булырга мөмкин, мәрхәмәтле була алыр, сабыр булырга мөмкин. Аллаһ галимдер, мәрхәмәтле, сабырдыр. Ләкин Аның бу сыйфатларны йөртүе белән бәндәнең дә шушы сыйфатларны йөртүе арасында зур аерма бар. Аллаһ сүзенең шундый бер үзенчәлеге бардыр ки, Аллаһ белән берәү дә Аны уртаклаша алмый, икенче төрле әйтсәк, Аллаһыдан башкага бу исемнең бирелүе мөмкин түгел. Шуның өчен дә Коръәни Кәрим Аның исеме белән башлана. Аллаһының барлыгын белеп, берлегенә инанып, кешенең эшләргә тиешле эше — Аның ише һәм уртагының булмавына ышанып, гыйбадәт кылынырлык бердәнбер Мәгъбүднең (коллык кылынырга тиеш булган зат) Ул булуын белү, кальбен һәм йөрәген Аңа мәхәббәт белән сугару. Бу ярату, башка сөюләрдән аермалы буларак, башка бер сөю, Аннан бераз курку һәм сыенудыр.

Мөселман бары тик Аңа гына гыйбадәт итәргә һәм Аннан гына ярдәм сорарга, Аның гына ризалы­гын алыр өчен тырышырга тиеш. Моны үзенең рухында тойган һәм үзенең әхлагы итеп кабул иткән мөселман үрнәк инсан дәрәҗәсенә күтәрелер.

 

الرَّحْمَانُ — әр-Рахмәән, الرَّحِيمُ — әр-Рахиим.

Рахмән һәм Рахим сүзләре рәхмәт тамырыннан барлыкка килгән. Аның кызгану мәгънәсе дә бар. Бөек Аллаһ яраткан барлыкларын кеше шәхесен кызгану, җәлләү халәтләреннән чыгып кызганыр, мәрхәмәт кылыр. Аның бу сыйфатын кешеләргә юнәлдергәндә мөэмин белән кяфер арасында аерма юктыр. Ул Рахмән исеме белән бу дөньяда һәркемгә мәрхәмәтле булыр. Ахирәттә Рахим исеме белән бары тик мөэминнәргә генә мәрхәмәт итәчәк.

 

الْمَلِكُ — әл-Мәлик.

Бу исем Аллаһының бөтен галәмгә хуҗа булуын, аның мәлиге — хөкемдары булуын аңлата. Кешеләр арасында мәликләр, солтаннар бар. Аларның тор­мышлары беркайчан да имин булмаган, һәрвакыт бер борылыш яки гыйсъян белән юк булырга хөкем ителгәннәр. Аллаһы Тәгалә хакыйкый Мәлик (Пат­ша), хакыкый Солтандыр (чын Хөкемче). Золымлык кылмас, мәрхәмәт итәр. Һәрвакыт колларының яхшылыгын теләр.

 

الْقُدُّوسُ — әл-Куддүүс.

Аллаһы Тәгалә мәхлукатка (бөтен яратылган нәрсәләргә) охшаудан пакьтер, ерактыр. Адәм бала­сы (камиллеккә) ирешү өчен көч һәм гайрәт сарыф итә, ләкин барыбер бервакытта да тулы камиллеккә ирешә алмас. Аллаһ — Раббыбыз кешеләр камиллек дип уйлаган бер төркем сыйфатлардан пакьтер. Кеше Аллаһының бу исеменнән өлешен алырга тиеш, камиллеккә җитешү өчен бу юлда бөтен көчен файдаланырга һәм сарыф итәргә тиеш.

 

السَّلَامُ — әс-Сәләәм.

Заты җитешсезлек һәм гаепләрдән, начар эшләрдән, кимчелекле гамәлләрдән cәламәт булган, халыкка сәламәтлек бирүчедер. Җәннәттә, җәннәтлеләргә исәнлек һәм иминлек биреп, аларны куркудан саклаучы дигән мәгънәсе дә бар. Аллаһының фигыльләре, хәрәкәт һәм эшләре начарлыклардан сәламәттер, ерактыр. Аллаһ бервакытта да явызлыкны теләмәс.

Кеше, күңелендә начар теләк һәм эшләргә никадәр аз урын бирсә, Аллаһының бу исеменнән шулкадәр үзенә өлешен алган димәктер.

 

الْمُؤْمِنُ — әл-Мүэмин.

Колларына иминлек һәм тынычлык бирүче, иман шәрәфе белән шәрәфләндергән Барлык димәктер. Аллаһ бөтен иминлек һәм тынычлыкның бердәнбер чыганагы. Кеше зәгыйфь табигатьле булып яратылган, бөтен нәрсәдән куркыр. Ачлык, зилзилә, бәла-каза һәм башкалардан бары тик инанган кеше генә курыкмас. Ул үзен яраткан бөек Барлыкның аны хуҗасыз, бер үзен калдырмасына ышаныр.

Чөнки Аның бер исеме "әл-Мүэмин"дер — яраткан мәхлукатка иминлек һәм тынычлык бирәчәк.

 

الْمُهَيْمِنُ — әл-Мүһәймин.

Галәмдәге һәр бөртекне һәр мәхлукны гамәлләре, әҗәлләре, ризыклары белән белгән, аларны күзәтеп торган, колларын саклаучы димәктер. Бу сыйфатлар, һичшиксез, камил дәрәҗәдә фәкать Аллаһы Тәгаләдә табылыр.

 

الْعَزِيزُ — әл-Газииз.

Һәр нәрсәне җиңүче, теләгәнен эшләүдә һичкем каршы тора алмаучы бердәнбер Барлык. Нинди дә булса бер барлыкның газиз булуы өчен үзендә бер төркем үзенчәлекләрнең булуы кирәк. Тиңдәше аз булган, үзенә күп ихтыяҗ таләп иткән, һәм дә аның дәрәҗәсенә ирешергә мөмкин булмаган бу үзенчәлекләрнең кайсыберләре кешеләрдә дә табылыр. Ләкин алар чикләнгән күләмдә генә булыр. Аллаһының газиз булуы алар белән чагыштырылмас. Ул һәр караштан бердәнбер һәм үзенә булган ихтыяҗы чиксез. Ансыз һичбер нәрсә дә булмас.

 

الْجَبَّارُ — әл-Җәббәәръ.

Аллаһының бу исеме җәбер итү тамырыннан килә. Кимчелекләрен бетергән, мәҗбүрият юлы белән хөкемен тормышка ашырган дию була. Ул һәрнәрсәне үз хөкеменнән кичерер. Галәмнең тәртибе Ул куйган кануннар буенча барыр. Җир йөзенең һәр ноктасында Аның әмере йөрер. Ул бу сыйфаты белән кешеләрнең кимчелекләрен бетерер, җитешмәгәннәрен төзәтер һәм мәнфәгатьләрен хәл итәр.

 

الْمُتَكَبِّرُ — әл-Мүтәкәббир.

Аллаһ олылык, бөеклек һәм югарылык иясе. Бу исем Аңа гына хас. Ягъни Аллаһыдан башка беркемгә дә мөтәкәббир диелмәс. Чөнки адәм баласының горурланырлык, тәкәббер булырлык бер нәрсәсе дә юк. Малына-мөлкәтенә ышанса, бер көн алар да кулын­нан китәр. Дәрәҗәле урынына, көченә, туганнары һәм тарафдарларына ышанса, таянса — бер көн алар да аны калдырырлар. Гыйлеменә таянып тәкәбберләнсә, бу гыйлемне беркем дә аннан ала алмас, әмма гыйлем белән тәкәбберләнү була алмый торган нәрсәләрдер. Белемнең дә кулдан китүе мөмкин. Авырып китеп, бөтен гыйлемең онытылырга мөмкин. Димәк, кешенең тәкәбберләнергә һич хакы юк. Бу исем чынында бер Аллаһыга гына бирелергә мөмкин.

 

الْخَالِقُ — әл-Хааликъ.

Галәмдәге бөтен нәрсәне юктан бар иткән димәктер. Бүген инде фәнни яктан да Галәмнең соң яратылуы расланды. Галәмнең яратылуында мәхлүкатның бер дә катнашы юк. Аны бары тик Аллаһы Тәгалә бер Үзе генә яраткан. Аллаһының галәмне ничә көндә яратуы турында Коръәндә кайбер мәгълүматлар китерелсә дә, кешенең бүгенгә кадәр ирешкән белем дәрәҗәсе моны аңлый алырлык түгел әле. Аллаһы Тәгалә бу сыйфатын кешеләргә бик аз бүләк иткән. Гыйлем кешеләре, шуннан файдаланып, кайбер фәнни ачышлар, иҗади уңышлар ясыйлар.

 

الْبَارِئُ — әл-Бәәри.

Алдагы исем кебек монысы да Яратучы димәктер, ләкин мәгънәләре тәңгәл килә дип әйтеп булмый. "Хааликъ" исеме бөтен бер яратуны аңлата. Бу исә яратылганнар арасында бер тәртип, эзлеклелек булуын күрсәтә. Бу исем галәмне шушы тәртип һәм гүзәллек эчеңдә яратучының Аллаһ булуын раслый.

 

الْمُصَوِّرُ — әл-Мүсаввир.

Моннан алдагы ике исем кебек бу да Яратучы димәктер. Әмма болар синоним түгел. "Мүсаввир" яраткан һәр барлыкка аерым бер үзенчәлек, бер сурәт биргән Яратучы димәктер. Җир йөзендә миллиардлаган кеше бар, тик һәрберсенең бармак эзләре, тавышлары бер-берсеннән аерылып тора. Боларның барысын да Яратучы — Бөек Аллаһыдыр. Әл-Мүсаввир исеме шуны аңлата.

 

الْغَفَّارُ — әл-Гаффәәр.

Бу сүзнең тамырында яшерүче мәгънәсе бар. Ягъни Аллаһ бик яшергән димәктер.

Аллаһ кешеләр тарафыннан күрелеп беленергә тиешле булмаган нәрсәләрне яшерер. Әлбәттә, бу беренче чиратта гөнаһларга карый. Әгәр бу дөньяда эшләнелгән һәр гөнаһ ахирәттә фаш ителсә, безнең андагы хәлебезне аңлатырлык сүзләр табылмас иде. Бөек Аллаһ бу исеме белән колларының гөнаһларын яшерер, ягъни гафу итәр.

 

الْقَابِضُ — әл-Каабидъ, الْبَاسِطُ — әл-Бәәситъ.

Аллаһы Тәгаләнең бу ике исеме бергә искә алынганда аларның мәгънәләре бераз җиңелрәк аңлашылыр. Чөнки һәр ике исем дә бер-берсенә капма-каршы булган мәгънәләрне аңлата.

Әл-Каабидъ — тарайткан, кыскан димәктер. Аллаһ теләгән вакытында колына биргән нигъмәтләрен кире алыр, балаларының сәламәтлеген алыр. Шул рәвешчә, инсанны тарайтыр, кысар.

Әл-Бәәситъ исеме исә ачучы һәм киңәйтүче мәгънәсендә кулланыла. Аллаһы Тәгалә теләгән колына күп итеп нигъмәт-ризыклар бүләк итәр, күңел тынычлыгы бирер, исәнлек һәм сәламәтлек бүләк итәр. Бу әлеге исемнең чагылышы. Әлбәттә, боларның барысының да бер сәбәбе, бер хикмәте бар.

 

الْخَافِضُ — әл-Хаафидъ, الرَّافِعُ — әр-Раафигъ.

Бөек Аллаһының бер-берсенә капма-каршы мәгънәдә булган ике исеме бар. Әл-Хаафидъ югарыдан аска төшергән, түбәнәйткән димәктер. Бөек Аллаһ кайбер колларын үзләренең югары урын һәм дәрәҗәләреннән төшерер. Дан һәм шәрәф, ихтирам иясен оят һәм рисвай итә алыр. Адәм баласына шундый бер бәла килер ки, аның иң кыска вакыт эчендә урынын ташлап качудан башка чарасы калмас. Бу халәт Аллаһыны танымаган тәкәббер һәм мактанчыкларга хас булыр.

Әр-Раафигъ исеме исә, күтәрүче, олылаучы димәктер. Аллаһ теләгән колларына кайчак көтмәгәндә хөрмәт ишекләрен ачар. Күңелен иман нуры белән яктыртыр. Мондый инсаннар һәрвакыт Аллаһының ризалыгын яулар өчен, хак вә хакыйкать өчен тырышырлар.

 

الْمُعِزُّ — әл-Мүгыйзз, الْمُذِلُّ — әл-Мүзилл.

Югарыдагы кебек болар да капма-каршы мәгънәдәге исемнәр. Беренчесе гыйззәт, шәрәф, хөрмәт бирүче һәм газиз, кадерле кылучы димәктер.

Аллаһы Тәгалә, теләгән колына төрле-төрле нигъмәтләр биреп, аны газиз итәр. Аллаһының газиз иткән кешесе исә, җәмгыятьтә һәр ягы белән үрнәк булыр. Ул ия булган урын, вазифа, аның тырыш­лыгы нәтиҗәсендә кешеләр белән булган мөнәсәбәтләрендә үзгәрүчән булмас.

Икенче исем исә авыр хәлгә төшерер, хур һәм хәсрәтле итәр. Аллаһ һичбер сәбәп булмаганда колын хәсрәт-кайгыга төшермәс. Аның, һичшиксез, бер сәбәбе, бер хикмәте бардыр.

 

السَّمِيعُ — әс-Сәмиигъ.

Һәр нәрсәне ишетүче һәм тыючы димәктер. Кешеләр дә ишетәләр. Ләкин инсаннарның ишетүе чикле, Аллаһының ишетүе исә чиксез. Ул инсаннар кебек, ишетү әгъзалары аша түгел, әгъзасыз, чарасыз ишетә. Ишетми калган бернәрсәсе дә булмас. Хәтта ул ишетеп кенә калмас, бәлки ишетүдән дә узып, кешеләрнең нәрсә уйлауларын да белер.

Аллаһының бу исеменнән өлешләрен алган ке­шеләр колакларын вә күңелләрен һәрвакыт хәерле һәм гүзәл нәрсәләрне ишетү өчен ачарлар.

 

الْقَهَّارُ — әл-Каһһәәр.

Каһер тамырыннан барлыкка килгән бу сүз "каһәр суксын, каһәр төшкере" кебек гыйбарәләр рәвешендә телебезгә кереп калган. Юк итүче, һәлак итүче димәктер.