Догамы? Сабырлыкмы? 5 страница

(Әй, Раббыбыз! Син боларны бушка гына яратмадың. Син дөрес булмаган нәрсә яратмас­сың. Инде безне җәһәннәм газабыннан сакла.

Әй, Раббыбыз! Дөрестән дә, Син кемне дә булса утка төшерсәң, аны һәлак итәрсең. Анда залимнәрнең газабын бетерә торган бернинди ярдәмче дә юк.

Әй, Раббыбыз! Чыннан да без бер чакыручыны ишеттек: "Раббыгызга иман итегез", — дип кешеләрне Аллаһыга иман китерергә чакыра иде. Аны тыңладык та иман китердек. Әй, Раббыбыз! Гөнаһларыбызны кичер, кимчелекләребезне яшер һәм җаннарыбызны яхшы кешеләр белән бергә ал.

Әй, Раббыбыз! Пәйгамбәрләреңнең теле белән безгә вәгъдә иткән савапны бир һәм кыямәт көнендә безне рисвай итмә. Шөбһә юк ки, Син вәгъдәңнән кайтмыйсың.) ("Әли Гыймран" сүрәсе, аять 191-194.)

رَبَّنَا اغْفِرْ لَنَا وَلِإِخْوَانِنَا الَّذِينَ سَبَقُونَا بِالْإِيمَانِ وَلَا تَجْعَلْ

فِي قُلُوبِنَا غِلًّا لِلَّذِينَ آمَنُوا رَبَّنَا إِنَّكَ رَءُوفٌ رَحِيمٌ .

"Раббәнәгъфир ләнәә вә ли ихвәәнинәлләзиинәә сәбәкуунәә бил-иимәәни вә ләә тәҗгаль фии кулүүбинәә гыйлләллилләзиинәә әәмәнүү, раббәнәә иннәкә раүүфүр-рахиим".

(Әй, Раббыбыз! Безне һәм бездән элек иман китергәннәрне, кардәшләребезне гафу ит, иман китергәннәргә карата йөрәкләребездә ачу калдырма. Әй, Раббыбыз! Шөбһәсез, Син күп шәфкатьле һәм мәрхәмәтлесең.) ("Хәшер" сүрәсе, аять 10.)

 

رَبَّنَا أَتْمِمْ لَنَا نُورَنَا وَاغْفِرْ لَنَا إِنَّكَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ .

"Раббәнәә әтмим ләнәә нүүранәә вәгъфир ләнәә иннәкә галәә күлли шәй-иң кадиир".

(Әй, Раббыбыз! Безгә нурыбызны төгәлләп бир, безне кичер. Чөнки Синең һәрнәрсәгә көчең җитәр). ("Тәхрим" сүрәсе, аять 8.)

 

13. Пәйгамбәребездән (с.г.в.) килгән догалар һәм изге теләкләр.

Пәйгамбәребезнең һәм башка бөек затларның догаларыннан үрнәкләр бирәбез.

Инсаннарның әфәндесе бу догаларны төрле вакытларда укыган. Шуңа күрә догаларның барысын да бер вакытта уку кирәкми, аларның кайберләре намазлардан соң, кайберләре ятканда яки буш вакытларда укылыр.

Әнәс бине Мәлик (р.г.) Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шул доганы күп укуын риваять итә.

 

اَللَّهُمَّ أَتِنَا فِي الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِي الْأَخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ

"Әллааһүммә әәтинәә фид-дүньйәә хәсәнәтән вә фил-әәхыйрати хәсәнәтән вә кыйнәә газәәбән-нәәр."

(Аллаһым! Безгә дөньяда һәм ахирәттә яхшылык бир һәм безне җәһәннәм газабыннан сакла.)

Әбү Һөрәйрәдән (р.г.) риваять ителгәнчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) шулай боерган: " Кем көнгә йөз мәртәбә:

 

لاَ إلهَ إلأَ اللهُ وحدهُ لاَ شَريكَ لهُ لهُ المُلكُ ولهُ الحَمْدُ وهُوَ عَلىَ كُلِّ شيٍ قَديِرٌ

"Ләә иләәһә илләлааһү вәхдәһүу ләә шәриикә ләһ, ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүә галәә күлли шәй-иң кадиир."

(Аллаһыдан башка илаһ юк. Аның дусты һәм охшашы юк. Мөлкәт — Аныкы, мактау да Аңа хастыр. Аның һәр нәрсәгә көче җитә) дисә, бу дога аның өчен ун кол азат итү савабына тиң булыр, аңа йөз савап язылыр, йөз гөнаһы кичерелер, ул көн кичкә кадәр шайтанның явызлыгыннан имин булыр һәм һичкем аның бу догасыннан артыграк дога укый алмас"),— дигән.

Кем көнгә йөз мәртәбә:

 

سُبْحَانَ اللهِ وَبِحَمْدِهِ

"Сүбхәәнәллааһи вә би хәмдиһ"

(Аллаһыны мактап тәсбих әйтәмен) дисә, ул кешенең гөнаһлары диңгез күбеге кадәр күп булса да, бетәр", — дигән.

Беркөнне бер бәдәви Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) килеп:

— Йәә, Рәсүлүллаһ! Миңа һәрвакыт укый торган бер дога өйрәт,— дигән. Аллаһының Илчесе аңа:

"Ләә иләәһә илләллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ. Әллааһү әкбәру кәбиираа. Вәл-хәмдү лилләәһи кәсиираа. Сүбхәәнәллааһи раббил-гааләмиин. Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-газиизил-хәкиим."

(Аллаһыдан башка илаһ юк. Аллаһ һәр нәрсәдән бөек. Аңа куп-күп мактаулар булсын. Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыны тәсбих итәмен. Газиз һәм Хаким булган Аллаһыдан башка көч һәм куәт иясе юктыр), — дигән. Бәдәви:

— Әй, Аллаһының Илчесе! Бу Аллаһ өчендер, минем өчен бер нәрсә юкмы,— дип сораган. Моңа Пәйгамбәр (с.г.в.):

 

اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي وَارْحَمْنِي وَاهْدِينِي وَارْزُقْنِي

"Әллааһүммәгъфир лии вәрхәмнии вәһдинии вәрзүкънии."

(Аллаһым! Минем гөнаһларымны кичер, миңа мәрхәмәт ит, мине кызган һәм ризыкландыр), дип дога кыл, — дигән.

Әбү Һөрәйрә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шулай дога кылуын риваять иткән:

 

اَللَّهُمَّ اَصْلِحْ لِي دِينِي الَّذِي هُوَ عِصْمَةُ أَمْرِي وَ اصْلِحْ لِي دُنْيَايَ الَّتِي

فِيهَا مَعَاشِي وَاَصْلِحْ لِي أَخِرَتِي الَّتِي فِيهَا مَعَادِي وَاجْعَلِ الْحَيَاةِ زِيَادَةً

لِي فِي كُلِّ خَيْرٍ وَاجْعَلِ الْمَوْتَ رَاحَةً لِي مِنْ كُلِّ شَرٍّ

"Әллааһүммә әсълих лии диинийәлләзии һүә гыйсъмәтү әмрии вә әсълих лии дүньйәйәлләтии фиһәә мәгаашии вә әсълих лии әәхыйратийәлләтии фииһәә мәгаадии вәҗгалил-хәйәәтә зийәәдәтән лии фии күлли хайрин вәҗгалил-мәүтә раахәтән лии мин күлли шәррин."

(Аллаһым! Һәр эшемне саклаучы булган динем белән мине котылуга ирештер. Эчендә яшәгән, тормышымны тәэмин иткән дөньямны минем өчен хәерле кыл. Кайту урыным булган ахирәтемне дә минем өчен хәерле нәрсәләр белән тулы бер урын әйлә. Үлемне дә минем өчен бөтен начарлыклардан котыла торган рәхәтлек итеп кыл.)

Ибне Габбастан (р.г.) Пәйгамбәребезнең шулай дога кылуы риваять ителгән:

 

رَبِّ اَعِنِّي وَلاَ تُعْنِ عَلَىَّ وَانْصُرْنَا وَلاَ تَنْصُرْ عَلَىَّ وَامْكُرْ لِي وَلاَ تَمْكُرْ عَلَىَّ وَاهْدِنِي

وَيَسَّرْ لِي الْهُدَى وَانْصُرْنِي عَلَى مَنْ بَغَى عَلَىَّ . رَبِّ اجْعَلْنِي لَكَ شَكَّارًا لَكَ ذَكَّارًا

لَكَ رَهَّابًا لَكَ مِطْوَاعًا لَكَ مُخْبِطاً إِلَيْكَ أَوَّاهًا مُنِيبًا رَبِّ تَقَبَّلْ تَوْبَتِي وَاغْسِلْ حَوْبَتِي

وَ اَجِبْ دَعْوَتِي وَثَبِّتْ حُجَّتِي وَسَدِّدْ لِسَانِي وَاهْدِ قَلْبِي وَاسْلُلْ سَخِيمَةَ صَدْرِي

"Рабби әгыйнни вә ләә түгънии галәййә вәнсурнии вә ләә тәнсур галәййә вәмкүр лии вә ләә тәмкүр галәййә вәһдинии вә йәссир лил-һүдәә вәнсурнии галәә мән бәгаа галәййә. Раббиҗгальнии ләкә шәккәәран ләкә зәккәәран ләкә раһһәәбән ләкә митъвәәган ләкә мүхъбитан иләйкә әүвәәһән мүниибән рабби тәкаббәл тәүбәтии вәгъсил хәүбәтии вә әҗиб дәгъвәтии вә сәббит хүҗҗәтии вә сәддид лисәәнии вәһди кальбии вәслүл сәхыймәтә садрии."

(Раббым! Миңа ярдәм бир. Ул ярдәм миңа зарар китермәсен, хәйләләр дә миңа зарар китермәсен. Миңа һидаять бир һәм миңа аны җиңеләйт. Миңа һөҗүм кылучыга каршы торыр­лык ярдәм бир. Әй, Раббым! Мине Сиңа күп шөкер иткән, Сине күп зикер иткән, Синнән бик курыккан, Сиңа күп буйсынган, Синең өчен бөгелгән һәм Синең өчен бик күп ялварган инсаннарыңнан әйлә.

Раббым! Тәүбәмне кабул әйлә, гөнаһларымны ю, догамны кабул ит, дәлилемне нык кыл, телемне тугрылыклы сөйләт, кальбемне һидаятькә ирештер, күкрәгемнән үч алу, кенә тоту һәм көнчелекне чыгарып бәр.)

Җәбир бине Габдуллаһ (р.г.) Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) түбәндәге сүзләрен сөйләгән:

Иң гүзәл зикер:

 

لآ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ

"Ләә иләәһә илләллааһ",

иң гүзәл дога:

 

اَلْحَمْدُ لِلَّهِ

"Әл-хәмдү лилләәһ".

Шәддәд бине Әүс шул доганы Пәйгамбәребездән (с.г.в.) өйрәнгәнен сөйли:

 

اَللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ الثَّبَاتَ فِي اْلأَمْرِ وَأَسْأَلُكَ عَزِيمَةَ الرُّشْدِ وَأَسْأَلُكَ شُكْرَ نِعْمَتِكَ

وَحُسْنَ عِبَادَتِكَ وَأَسْأَلُكَ لِسَانًا صَادِقًا وَقَلْبًا سَلِيمًا وَأَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرٍّ مَا تَأْلَمُ

وَأَسْأَلُكَ مِنْ خَيْرِ مَا تَأْلَمُ وَاسْتَغْفِرُكَ مِمَّا تَعْلَمُ إِنَّكَ أَنْتَ عَلاَّمُ الْغُيُوبِ

"Әллааһүммә иннии әс-әлүкәс-сәбәәтә фил-әмри вә әс-әлүкә газиимәтәр-рушди вә әс-әлүкә шүкра нигъмәтикә вә хүснә гыйбәәдәтикә вә әс-әлүкә лисәәнән саадикан вә кальбән сәлиимән вә әгуузү бикә мин шәрри мәә тәэләмү вә әс-әлүкә мин хайри мәә тәэләмү вәстәгъфирукә миммәә тәгъләмү иннәкә әнтә галләәмүл-гуйүүб."

(Аллаһым! Диндә Синнән ныклык телим, тугрылыкта Синнән газимәт телим, нигъмәтеңә каршы шөкер итәргә телим. Сиңа гүзәл бер шәкелдә гыйбадәт итәргә телим. Аллаһым! Синнән тугры бер тел һәм сәламәт кальб телим. Аллаһым! Белгән зарарлы нәрсәләрнең начарлы­гыннан Сиңа сыенамын, белгән нәрсәләрнең хәерен Синнән телим. Белгән һәр гөнаһым өчен Синнән мәгъфирәт телимен. Аллаһым, Син яше­рен нәрсәләрне иң яхшы белүче.)

Ибне Гомәр (р.г.) Пәйгамбәребезнең бер мәҗлестән китәр алдыннан йөз мәртәбә:

 

رَبِّ اغْفِرْ لِي وَتُبْ عَلَىَّ إِنَّكَ أَنْتَ التَّوَّابُ الرَّحِيمُ

"Раббигъфир лии вә түб галәййә иннәкә әнтәт-тәввәәбүр-рахиим."

(Раббым! Мине гафу ит, тәүбәмне кабул ит. Чөнки Син тәүбәләрне кабул итүче һәм гөнаһларны ярлыкаучысың),— диюен риваять иткән.

Харис кызы Җүвәйрия риваять иткәнчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) аңа бер дога өйрәткән:

 

سُبْحَانَ اللهِ عَدَدَ خَلْقِِهِ ، سُبْحَانَ اللهِ عَدَدَ خَلْقِِهِ ، سُبْحَانَ اللهِ عَدَدَ خَلْقِِهِ ، سُبْحَانَ

اللهِ رِضَى نَفْسِهِ ، سُبْحَانَ اللهِ رِضَى نَفْسِهِ ، سُبْحَانَ اللهِ رِضَى نَفْسِهِ ، سُبْحَانَ اللهِ

زِنَةَ عَرْشِهِ ، سُبْحَانَ اللهِ زِنَةَ عَرْشِهِ ، سُبْحَانَ اللهِ زِنَةَ عَرْشِهِ ، سُبْحَانَ اللهِ مِدَادَ

كَلِمَاتِهِ ، سُبْحَانَ اللهِ مِدَادَ كَلِمَاتِهِ ، سُبْحَانَ اللهِ مِدَادَ كَلِمَاتِهِ

"Сүбхәәнәллааһи гадәдә халькыйһии, сүбхәәнәллааһи гадәдә халькыйһии, сүбхәәнәллааһи гадәдә халькыйһии, сүбхәәнәллааһи ридаа нәфсиһии (3 мәртәбә), Сүбхәәнәллааһи зиннәтә гаршиһии (3 мәртәбә), Сүбхәәнәллааһи мидәәдә кәлимәәтиһии (3 мәртәбә)."

(Яратканнарының саны кадәр Аллаһыны тәсбих итәм (3 мәртәбә). Үз затының риза булуы кадәр Аллаһыны тәсбих итәм (3 мәртәбә). Гаршенең авырлыгы кадәр Аллаһыны тәсбих итәм (3 мәртәбә). Сүзләрне яза торган кара тамчыларының саны кадәр Аллаһыны тәсбих итәм (3 мәртәбә.)

Шиһаб (р.г.) Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) намаз укыганда шулай дога кылуын сөйләгән:

 

يَا مُقَلِّبُ الْقُلُوبِ ثَبِّتْ قَلْبِي عَلَى دِينِكَ

"Йәә мүккаллибәл-кулүүби сәббит кальбии галәә дииникә."

(Әй, кальбләрне хәлдән хәлгә күчергән, Аллаһым! Кальбемне динең белән нык кыл. Динеңнән аерма.)

Зәед бине Әрхам Пәйгамбәребезнең, (с.г.в.) шулай дога кылганын сөйләгән:

 

اَللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنَ الْعَجْزِ وَالْكَسْلِ وَالْجُبْنِ وَالْبُخْلِ وَالْهَرَمِ وَعَذَابِ الْقَبْرِ .