Догамы? Сабырлыкмы? 4 страница

 

رَبِّ زِدْنِي عِلْمًا

"Рабби зиднии гыйльмәә."

(Раббым! Гыйлемемне арттыр.) ("Таһә" сүрәсе, аять 114.)

Коръәни Кәрим Пәйгамбәребезгә генә түгел, без мөселманнарга да дога кылуның кирәклеген өйрәтә.

Түбәндә язылып үтеләчәк аятьләр шуның хакында:

 

اَلَّذِينَ يَقُولُونَ رَبَّنَا إِنَّنَا أَمَنَّا فَاغْفِرْ لَنَا ذُنُوبَنَا وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ

"Әлләзиинә йәкуулүүнә раббәнәә иннәнәә әәмәннәә фәгъфир ләнәә зүнүүбәнәә вә кыйнәә газәәбән-нәәр."

(Тәкъва ияләре әйтерләр: Әй, Раббыбыз, без иман китерик, безнең гөнаһларыбызны кичер, һәм безне җәһәннәм газабыннан сакла.) ("Әли Гыймран" сүрәсе, аять 16.)

Шушы аятьтә Аллаһыга шушы рәвешчә дога итүчеләрнең тәкъва ияләре булуына, сынауларга сабыр итеп турылыклылык күрсәтүләренә, Аллаһ юлында малларын сарыф итүләренә һәм сәхәр вакытларында, тәүбә итеп, дога кылулары, ялваруларына ишарә ителә.

Пәйгамбәрләр белән берлектә Аллаһ юлында сугышкан галимнәрнең беркайчан да өметсезлеккә төшмәүләре һәм сабыр итүләре, Аллаһыга шулай дога кылулары турында әйтелә.

 

رَبَّنَا اغْفِرْ لَنَا ذُنُوبَنَا وَإِسْرَافَنَا فِي أَمْرِنَا

وَثَبِّتْ أَقْدَامَنَا وَانْصُرْنَا عَلَى الْقَوْمِ الْكَافِرِينَ

"Раббәнәгъфирләнәә зүнүүбәнәә вә исраафәнәә фии әмринәә вә сәббит әкъдәәмәнәә вәңсурнәә галәл-каумил-кәәфириин."

(Әй, Раббыбыз! Безнең гөнаһларыбызны һәм эшләребездә булган аптырашларны кичер, сугыш­ларда аякларыбызны нык кыл, кире кайтарма. Кяферләргә каршы безгә җиңү бир.) ("Әли Гыймран" сүрәсе, аять 147.)

Гыйлем ияләренең догасы:

 

رَبَّنَا لاَ تُزِعْ قُلُوبَنَا بَعْدَ إِذْ هَدَيْتَنَا وَهَبْ لَنَا مِنْ لَدُنْكَ رَحْمَةً إِنَّكَ أَنْتَ

الْوَهَّابُ . رَبَّنَا إِنَّكَ جَامِعُ النَّاسِ لِيَوْمٍ لاَ رَيْبَ فِيهِ إِنَّ اللهَ لاَ يُخْلِفُ الْمِيعَادَ

"Раббәнәә ләә түзигъ кулүүбәнәә бәгъдә из һәдәйтәнәә вә һәб ләнәә мил-ләдүңкә рахмәтән иннәкә әңтәл-вәһһәәбе. Раббәнәә иннәкә җәәмигун-нәәси лийәүмил-ләә райбә фииһ. Иннәллааһә ләә йүхълифүл-миигааде."

(Әй, Раббыбыз! Безне хакка күндергәннән соң, күңелебезне хактан адаштырма, Үз тара­фыңнан безгә рәхмәт бир. Һичшиксез, Син күп гафу итүчесең. Әй, Раббыбыз! Син киләчәктә шөбһәсез бер көндә кешеләрне кыямәт көненә тупларсың; Аллаһ вәгъдәсеннән кайтмас.) ("Әли-Гыймран" сүрәсе, аять 8-9.)

Кешеләр, галим булсалар да иманнарын югал­тулары мөмкин, шуның өчен Аллаһыга иманнан аермасын өчен дога кылулары кирәк:

 

رَبَّنَا اصْرِفْ عَنَّا عَذَابَ جَهَنَّمَ إِنَّ عَذَابَهَا كَانَ غَرَامًا

"Раббәнәсъриф ганнәә газәәбә җәһәннәмә иннә газәәбәһәә кәәнә гараамәә."

(Әй, Раббыбыз! Бездән җәһәннәм газабын ерак кыл, җәһәннәм газабы дәвамлы бер һәлакәттер.) ("Форкан" сүрәсе, аять 65.)

Камил мөселманның догасы:

 

رَبِّ أَوْزِعْنِي أَنْ أَشْكُرَ نِعْمَتَكَقَالَ رَبِّ أَوْزِعْنِي أَنْ أَشْكُرَ نِعْمَتَكَ الَّتِي

أَنْعَمْتَ عَلَيَّ وَعَلَى وَالِدَيَّ وَأَنْ أَعْمَلَ صَالِحًا تَرْضَاهُ وَأَصْلِحْ لِي فِي ذُرِّيَّتِي

إِنِّي تُبْتُ إِلَيْكَ وَإِنِّي مِنْ الْمُسْلِمِينَ

"Рабби әүзигънии ән әшкүра нигъмәтәкәлләтии әнгамтә галәййә вә галәә вәәлидәййә вә ән әгъмәлә саалихаң тәрдааһү вә әсълих лии фии зүрриййәтии иннии түбтү иләйкә вә иннии минәл-мүслимиин."

(Әй, Раббым! Миңа шундый илһам, вакыт бир, үземә һәм әти-әниемә биргән нигъмәтләреңә шөкер итим. Син риза булачак бер эш эшлим. Нәселемне дөрес юлда тот, нәсел-нәсәбемне төзәт. Мин Сиңа тәүбә иттем һәм мин чыннан да мөселманнардан.) ("Әхкаф" сүрәсе, аять 15.)

Бу аятьтә шушы кешеләрнең догалары кабул булуы һәм, гөнаһларының кичерелеп, җәннәткә керәчәкләре турында әйтелә.

Бу аятьнең аңлашылырга тиешле булган башка бер әһәмияте дә бар. Камиллек чоры кешегә кырык яшьләр тирәсендә килә. Димәк, кеше бу яшькә кадәр берәр карарга килмәскә дә мөмкин һәм бу яшьтән соң ул чын-чынлап Аллаһыга юнәлер.

Яхшы тәрбия күргән хәерле баланың догасы:

Ислам тәрбиясендә үскән кеше, ата-анасы картайгач, аларга начар карамас, күңелләрен кыр­мас. Алар хакында шулай дога кылыр:

 

رَبِّ ارْحَمْهُمَا كَمَا رَبَّيَانِي صَغِيرًا

"Раббирхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыйираа."

(Раббым! Ата-анама, алар миңа мәрхәмәт кылган кебек, Син дә аларга шулай мәрхәмәт кыл.) (Тәхрим, 8.)

Бу аять җәмгыятьтәге аяныч хәлләрне искәртә. Бүген кайберәүләр, ата-аналары картайгач, аларны ташлап китәләр, яки картлар йортына тапшыралар.

Фәрештәләрнең мөэминнәргә кылган догалары:

Күктә тәхетне йөрткән фәрештәләр белән аның тирә-ягындагылар Аллаһыга хәмед, тәсбих әйтерләр. Бу фәрештәләр инанган мөэминнәр өчен Аллаһыга шулай дога кылырлар:

 

... رَبَّنَا وَسِعْتَ كُلِّ شَيْءٍ رَحْمَةً وَعِلْمًا فَاغْفِرْ لِلَّذِينَ تَابُوا وَاتَّبَعُوا سَبِيْلَكَ

وَقِهِمْ عَذَابَ الْجَحِيمِ . رَبَّنَا ادْخِلْهُمْ جَنَّاتِ عَدْنٍ الَّتِي وَعَدْتَهُمْ وَمَنْ صَلَحَ

مِنْ أَبَائِهِمْ وأَزْوَاجِهِمْ وَذُرِّيَّاتِهِمْ إِنَّكَ أَنْتَ الْعَزِيزُ الْحَكِيمُ . وَقِهِمُ السَّيِّآتِ

وَمَنْ تَقِ السَّيِّآتِ يَوْمَئِذٍ فَقَدْ رَحِمْتَهُ وَذَلِكَ هُوَ الْفَوْزُ الْعَظِيمُ

"Раббәнәә вәсигътә күллә шәй-ир-рәхмәтәүв-вә гыйльмәң фәгъфир лилләзинә тәәбүү вәттәбәгуу сәбииләкә вә кыйһим газәәбәл-җәхиим. Раббәнәәдхыйльһүм җәннәәти гаденинилләтии вәгаттәһүм вә мәң саләха мин әәбәә-иһим вә әзвәәҗиһим вә зүриййәәтиһим иннәкә әңтәл-газиизүл-хәкиим. Вә кыйһимүс-сәййи-әәт. Вә мәң тәкыйс-сәййи-әәти йәүмә-изиң фәкаде рахимтәһүү вә зәәликө һүәл-фәүзүл-газыйим."

(Әй, Раббыбыз! Синең рәхмәтең һәм гыйле­мең бөтен нәрсәне эченә алган. Шуңа күрә, Син тәүбә иткәннәрне һәм Синең юлыңа басканнарны кичер, аларны җәһәннәм газабыннан сакла.

Әй, Раббыбыз! Аларны һәм аларның атала­рыннан, хатыннарыннан булган яхшы кемсәләрне Үзең вәгъдә иткән Гаден җәннәтләренә урнаштыр. Һичшиксез, Син Газиз, Хакимсең. Аларны начарлыклардан да сакла. Син кемне начарлыклардан сакласаң, һичшиксез, аңа кыямәт көнендә мәрхәмәт итәчәксең. Бу иң бөек котылудыр.) ("Мөэмин" сүрәсе, аять 7-9.)

Коръәннән башка дога аятьләре:

رَبَّنَا تَقَبَّلْ مِنَّا إِنَّكَ أَنْتَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ . رَبَّنَا وَاجْعَلْنَا مُسْلِمَيْنِ لَكَ

وَمِنْ ذُرِّيَّتِنَا أُمَّةً مُسْلِمَةً لَكَ وَأَرِنَا مَنَاسِكَنَا وَتُبْ عَلَيْنَا إِنَّكَ أَنْتَ

التَّوَّابُ الرَّحِيمُ . رَبَّنَا وَابْعَثْ فِيهِمْ رَسُولًا مِنْهُمْ يَتْلُو عَلَيْهِمْ آيَاتِكَ

وَيُعَلِّمُهُمْ الْكِتَابَ وَالْحِكْمَةَ وَيُزَكِّيهِمْ إِنَّكَ أَنْتَ الْعَزِيزُ الْحَكِيمُ .

"Раббәнәә тәкаббәл миннәә иннәкә әнтәс-сәмиигуль-галиим. Раббәнәә вәҗгальнәә мүслимәйни ләкә вә миң зүрриййәтинәә үммәтәм-мүслимәтәл-ләк. Вә әринәә мәнәәсикәнәә вә түб галәйнәә иннәкә әңтәт-тәввәәбүр-рахиим. Раббәнәә вәбгась фииһим расүүләм-минһүм йәтлүү галәйһим әәйәәтикә вә йүгаллимүһүмүль-китәәбә вәл-хикмәтэ вә йүзәккииһим иннәкә әңтәл-газиизүль-хәкиим ".

(Әй, Раббыбыз! Бездән бу хәерле эшне кабул ит, чөнки Син догабызны ишетүче һәм һәрнәрсәне белүче.

Әй, Раббыбыз! Безне Үзеңә тапшырылучы һәм ихласлы бәндәләрдән әйлә, нәселебездән килгәннәрне, Сиңа буйсындырып, бер өммәт кыл, безгә гыйбадәт юлларыбызны һәм хаҗ вазифала­рыбызны күрсәт, гөнаһларыбызны гафу итеп, тәүбәләребезне кабул кыл. Чөнки Син тәүбәләрне кабул итүче һәм мөэминнәргә рәхмәт итүчесең.

Әй, Раббыбыз! Безнең нәселебездән килгән өммәт арасыннан бер пәйгамбәр күндер ки, ул аларга Синең аятьләреңне укысын, китабыңны һәм хөкемнәреңне өйрәтсен, аларны гөнаһлардан ару­ласын. Шөбһәсез, Син Газиз вә Хакимсең). ("Бәкара" сүрәсе, аять 127-129.)

 

رَبَّنَا لَا تُؤَاخِذْنَا إِنْ نَسِينَا أَوْ أَخْطَأْنَا رَبَّنَا وَلَا تَحْمِلْ عَلَيْنَا إِصْرًا كَمَا

حَمَلْتَهُ عَلَى الَّذِينَ مِنْ قَبْلِنَا رَبَّنَا وَلَا تُحَمِّلْنَا مَا لَا طَاقَةَ لَنَا بِهِ وَاعْفُ

عَنَّا وَاغْفِرْ لَنَا وَارْحَمْنَا أَنْتَ مَوْلَانَا فَانصُرْنَا عَلَى الْقَوْمِ الْكَافِرِينَ .

"Раббәнәә ләә түәәхыйзнәә ин нәсиинәә әү әхътаэнәә. Раббәнәә вә ләә тәхмил галәйнәә исраң кәмәә хәмәлтәһүү галәлләзиинә миң кабелинәә. Раббәнәә вә ләә түхәммилнәә мәә ләә таакатә ләнәә биһ, вәгъфү ганнәә, вәгъфирләнәә вәрхәмнәә, әңтә мәүләәнәә фәңсурнәә галәл-каумил-кәәфириин".

(Әй, Раббыбыз! Әгәр онытып яки белмичә хата эшләсәк, безне җаваплы итеп, хисапка тартма. Әй, Раббыбыз! Бездән әүвәлгеләргә биргән кебек, безгә күтәреп булмаслык авырлык­лар бирмә. Әй, Раббыбыз! Безгә көчебз җитмәгән нәрсә йөкләмә, гөнаһларыбызны гафу әйлә, безне кичер, безгә мәрхәмәт ит, чөнки Син безнең Раббыбыз, кяферләргә каршы безгә ярдәм ит). ("Бәкара" сүрәсе, аять 286.)

 

رَبَّنَا مَا خَلَقْتَ هَذَا بَاطِلًا سُبْحَانَكَ فَقِنَا عَذَابَ النَّارِ . رَبَّنَا إِنَّكَ مَنْ تُدْخِلْ النَّارَ

فَقَدْ أَخْزَيْتَهُ وَمَا لِلظَّالِمِينَ مِنْ أَنْصَارٍ . رَبَّنَا إِنَّنَا سَمِعْنَا مُنَادِيًا يُنَادِي لِلْإِيمَانِ أَنْ

آمِنُوا بِرَبِّكُمْ فَآمَنَّارَبَّنَا فَاغْفِرْ لَنَا ذُنُوبَنَا وَكَفِّرْ عَنَّا سَيِّئَاتِنَا وَتَوَفَّنَا مَعَ الْأَبْرَار ِ .

رَبَّنَا وَآتِنَا مَا وَعَدْتَنَا عَلَى رُسُلِكَ وَلَا تُخْزِنَا يَوْمَ الْقِيَامَةِ إِنَّكَ لَا تُخْلِفُ الْمِيعَادَ .

"Раббәнәә мәә халәкътә һәәзәә бәәтыйләң сүбхәәнәкә фәкыйнәә газәәбән-нәәр. Раббәнәә иннәкә мәң түдехыйлин-нәәра фәкаде әхъзәйтәһүү вә мәә лиз-заалимиинә мин әңсаар. Раббәнәә иннәнәә сәмигънәә мүнәәдийәй-йүнәәдии лил-иимәәни ән әәминүү бираббикүм фә әәмәннәә раббәнәә фәгъфир ләнәә зүнүүбәнәә вә кәффир ганнәә сәййиәәтинә вә тәвәффәнәә мәгаль-әбераар. Раббәнәә вә әәтинәә мәә вәгаттәнәә галәә русүликә вә ләә түхъзинәә йәүмәл-кыйәәмәти иннәкә ләә түхълифүл-миигааде ".